Игелек атнасы "Китап өйдә тузанланмасын - үзәккә бүләк итү яхшырак" акциясеннән башланды. Әлеге акциягә Балалар китапханәсе хезмәткәрләре кушылды, алар балаларга китаплар бүләк итте, шулай ук Елена Александровна Симонова балалар журналлары бүләк итте.
Балаларга "Игелек һәм ягымлылык көне" дә истә калды, аның дәвамында уеннар һәм этикет кагыйдәләре турында әңгәмәләр уздырылды, шулай "Игелек агачы" яфракларында изге теләкләр язылды. "Изге сүзләр көче" интеллектуаль уены барышында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр гади генә "рәхмәт", «зинһар өчен», «рәхим итегез" сүзләренең чынлап та могҗиза тудыруын аңладылар.
Өлкән буын да игътибарсыз калмады. "Йөрәктән - йөрәккә" шигаре астында балалар тәрбиячеләр белән бергә БВС ветераны Р.Г.Жигалова янына бардылар, аңа үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар. Раиса Григорьевна кунаклар килүенә бик шатланды, медальләрен күрсәтте, хатирәләре белән уртаклашты.
"Дөньяны игелек коткара" бәйрәме бу атнада балалар күңеленә хуш килгән иң күңелле бәйрәм булды. Клоун чыгышлары, аның сокландыргыч сюрпризлары, фокуслар һәм фейерверклар беркемне дә битараф калдырмады.
Волонтерлар, педагогия көллияте студентлары, безнең үзәктә тәрбияләнүчеләр "Көз символы" оста дәресе уздырдылар. Балалар яфрактан эшләнмәләр әзерләделәр, кызыклы темаларга әңгәмә