Реконструкцияне 1 декабрьгә тәмамларга

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Шәһәр халкы гына түгел, районыбыз авыллары халкы да "Юбилейный" спорткомплексында капиталь ремонт төгәлләнүен түземсезләнеп көтә.

район башлыгы Айдар Сәлахов, төзелеш һәм капитал ремонт бара торган мөһим социаль объектларда эш барышы белән танышып, эш темпларын тизләтүне, аларны сыйфатлы һәм ышанычлы итеп башкаруны таләп итте.

Шул ук таләпләр әлеге объектның подрядчысына карата да яңгырады.  Чөнки аңа реконструкция буенча эшләрне 1 декабрьгә тәмамларга йөкләмә бирелде..

Капитал ремонттан соң бинада җылылык режимына ирешү - мөһим бурычларның берсе. Бу уңайдан җылылык торбаларының диаметрына игътибар итәргә кирәклегенә басым ясалды. 

Подрядчы оешма прорабы Алексей Спирин:

–Бүгенге көнгә объектта 40 ка якын кеше хезмәт куя. Хәзер түбәне монтажлыйбыз, эчке эшләр дә бара. яңа вентиляция куела, электр кабельләре сузыла. Үзебезгә йөкләнгән эшне сыфатлы башкаруга бар көчебезне куябыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International