Район буенча уртача уңыш гектардан 37,9 центнер тәшкил итә. Иң күп уңышны "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре алган, бөртеклеләр уңышы гектардан 50,1 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан уңыш алу буенча "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре дә нәтиҗәле эшли, биредә бу күрсәткеч 42,3 центнер тәшкил итә. Әлегә районыбызның кыр батырлары республика буенча уртача күрсәткечтән 7,9 центнерга артыграк күрсәткеч белән республикада бишенче урында баралар. Һәр гектардан уртача уңыш буенча Зәй - 40,1 ц, Тукай - 39,8 ц, Мамадыш - 39,5 ц, Актаныш районнары - 39,4 центнер уңыш алган районнардан калышмый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 41843 гектарда иген суктырылган, бу планга карата 91,6 процент тәшкил итә. Иң күп тулаем җыем "Мензелинские зори" агрофирмасында, алар ашлык амбарларына 38188 тонна ашлык ташыдылар. Тулаем җыем буенча калморзалылар - икенче, аларда - 29749 тонна. Урып-җыю кампаниясе барышын район башлыгы Айдар Сәлахов ныклы контрольдә тота.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча, "Калморза" хуҗалыгы һәм "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.