Барлыгы 12 тавыш исәпкә алынган.
Безнең районнан калган кандидатларга бирелгән тавышлар саны: Зоя Тимофеева - 2 тавыш, Регина Романова - 1 тавыш, Алина Гыйльманова - 0 тавыш.
Шул рәвешле, беренче чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында Минзәлә районын Светлана Андреевна Шәрипова тәкъдим итәчәк.
Яшьләр парламентындагы 100 урынга 14 яшьтән 30 яшькә кадәрле 444 кандидат дәгъва итә. Аның составына өч категория вәкилләре: үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, муниципаль районнар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре кергән.
Халыктан сайланучылар яшьләр мәнфәгатьләрен яклаячак, яшьләр сәясәте буенча закон инициативаларын, тормыш шартларын яхшырту һәм республиканың яшь халкының шәхес буларак үсешен яхшырту буенча чаралар тәкъдим итәчәкләр.