Тормышыбыз бүгенгедән яхшырак һәм матуррак булсын

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

1957 нче Яңа Мәлкән сайлау участогында сайлаучылар актив. Биредә 371 сайлаучы исәпләнә.

Иң беренчеләрдән булып Ринат Әхмәтханов һәм Георгий Львов тавыш бирде.

Светлана Упаева, Яңа Мәлкән мәдәният йорты директоры:

– Үземне сайлауга бармыйм дип күз алдына да китерә алмыйм, чөнки тавышымның мөһимлеген яхшы аңлыйм. Авылыбыз табигате күпләрне җәлеп итә, янәшәдә генә Ык елгасы ага, урманнар авылны чиста һава белән тәэмин итә. Дәүләт программалары эшчәнлеге авылларыбызда да чагыла: авылга илтүче юлга асфалт түшәлде. Дусай-Кичүгә илтүче юлга вак таш җәелгән, Дусай-Кичүнең бер урамына үзара салым акчаларына ком түшәлде. Сайлау участогы һәркемнен җәлеп итүеп торучы мәдәният йортында урнашкан. авыл халкы моның өчен җитәкчеләргә, депутатларга рәхмәтле. Авылларны саклау һәм үстерү, аларда җитештерү булдыру буенча максатчан эш алып барылсын иде дигән теләк белән мин үз кандидатыма тавыш бирдем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International