Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Әлеге участок сайлаучыларының бик актив булуын белеп, минзәләлеләрнең эшләнгән эшләргә лаеклы бәя биреп, киләчәккә зур өметләр баглап һәр вакытта активлык күрсәтеп, үз тавышларын бирүләренә ышаныч белдерде.

Дөрестән дә, бөтен республикадагы кебек үк, безнең районда да төзелеш, социаль һәм белем бирү объектларын төзәтү, территорияләрне төзекләндерү өчен кырыкка якын программа эшли. Ә "Безнең ишегалды" проекты күрфатирлы йортларда яшәүчеләрне чын-чынлап берләштерүче фактор булачак.
"Демография", "Сәламәтлек саклау" илкүләм программалар шулай ук якын елларда минзәләлеләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International