Азат Хамаев үз тавышын Минзәләдә бирде

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры ТР Дәүләт депутатларын сайлауларда Минзәләдә "Мобиль сайлаучы" статусында тавыш бирде.

Сайлау көнне безнең районга төрле сәбәпләр белән килгән 168 кеше үз сайлау хокукларын шул ук юл белән гамәлгә ашырдылар.

Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаган. 100 депутатлык мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат дәгъва итә. алар арасында үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә бар. Сайлау сайлаучыларның актив катнашында уза. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Күзәтүчеләрнең моңарчы булмаган зур корпусы сайлауларның чисталыгын күзәтә, кайбер участокларда  25 кә кадәр кеше күзәтә. ТР ҮСК мәгълүматлары буенча, сайлаулар кимчелекләрсез уза, дәгъва белдерүләр булмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International