Азык-төлек булмаган сыйфатсыз товарларның аерымлыклы билгеләре

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Нинди дә булса әйбер сатып алганда, без аның сыйфатлы, сәламәтлек өчен куркынычсыз булуын һәм кирәкле куланучы үзлекләренә ия булуын телибез.

Кызганычка каршы,кибет киштәләрендә еш кына сыйфатсыз товарлар очрап тора.

Тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны ничек сайларга һәм аны түбән сыйфатлы контрафакттан ничек аерырга.

Тикшле сыйфатлы товар - гамәлдәге законнарда каралган товарга карата барлык мәҗбүри таләпләр  үтәлгән товар халәте. Болардан тыш андый сыйфат бер үк вакытта куркынычсыз һәм аның кимчелекләре булмаска тиеш.

 

Тиешле сыйфатлы товарны урам сатучыларыннан яисә сатучы турында мәгълүмат булмаган кибеттән сатып ала алуыгыз бик шикле. Кагыйдә буларак, нәкъ менә "исемсез" сәүдә нокталары түбән сыйфатлы товар тараталар. еш кына алар сәламәтлек өчен куркыныч булалар.

 

 

 

Әлеге мәгълүматне җитештерүче товар упаковкасында, ярлыута, этикеткада, маркировкада куелырга яисә кулланучыга товарга беркетелгән техник документациядә җиткерелергә тиеш.

Әгәр сатучы Сезгә андый мәгълүмат бирергә теләми икән, товар сыйфатсыз дигән сүз һәм аны сатып алырга кирәкми.

Текстиль һәм тегү товарында, кагыйдә буларак, ярлыкларда аларның нинди тукымадан җитештерелүе (процентларда) турында мәгълүмат булырга тиеш.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International