Минзәлә пенсионерлары – Яр Чаллыда "Җиңел адым белән-сәламәтлеккә" проекты нигезендә уздырылган Скандинавия йөреше фестивале җиңүчеләре.
әлеге чара "Россия пенсионерлары союзы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм Яр Чаллы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе тарфыннан уздырылды.
Минзәлә районы данын Гәрәев Хәниф һәм Мусавирова Зөлфия яклады.
Хәниф Габдулла улы "70 яштән өлкәнрәкләр" категориясендә 350 катнашучы арасында, республиканың 25 районы арасында алтын медальгә лаек булды.