Бакча йортын ничек торак йорт дип танырга?

2019 елның 6 сентябре, җомга

Йортның билгеләнешен үзгәртү турында карарны чикләрендә йорт урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан кабул ителде.

Бакча йортын торак йорт дип тану өчен милек хуҗасына җирле үзидарә органына тиешле гариза тапшыру зарур (КФҮ офислары аша да эшләргә була). Татарстан республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, гариза бирүченең почта адресы, шулай ук гариза буенча җирле үзидарә органы кабул иткән карарны алу ысулы күрсәтелә (электрон почта аша. шәхсән һ.б.лар).

 

Әгәр дә бакча йорты өченче затлар тарафыннан чикләнгән икән. күрсәтелгән затларның әлеге йортны торак йорт дип тануларына нотариал расланган таныклык тапшырырга кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International