2019 елда ташкүмергә һәм утынга субсидияне ничек алырга?

2019 елның 6 сентябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Мичкә ягып җылыту булган очракта, Сез каты ягулык (ташкүмер, утын) сатып алуга субсидия-ташлама билгеләү өчен мөрәҗәгать итә аласыз.

Каты ягулыкны сатып алу һәм китерүгә счет-фактура тапшырган очракта елга ике тапкыр билгеләнгән куллану нормасы чикләрендә субсидия-ташлама бирелә. 

НДСны исәпкә алып, максималь бәя чиге түбәндәгечә:

франко-урман кисентесе шартларында ягулык утыны – тыгыз кубометр өчен 316 сум;

франко-склад шартларында угылк утыны – тыгыз кубометр өчен 447 сум;

ташкүмернең 1 тоннасы өчен – 2 893 сум.

Каты ягулыкны куллануның чик күләмнәре:

бер гаиләгә елга -10 куб.м. утын;

бер гаиләгә елга 2 т. ташкүмер.

Субсидия-ташлама билгеләү өчен яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә: Минзәлә шәһәре. Ленин ур., 80 нче йорт адресы буенча авыл советыннан йортның мәйданын күрсәтеп, торакның утын (ташкүмер) белән җылытылуы турында белешмә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон : 3-10-50, 3-33-28

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International