Студентларга парламентаризмның асылынаңларга, Татарстан Республикасында законнар чыгаручы хакимиятнең роле һәм урыны турында белемнәрне тирәнәйтү, 5 сентябрьдә республика гражданнарын сайлауларда катнашуның әһәмиятен тирәнәйтү максатларында, "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ да студентларга парламент дәресе уздырылды.
Дәрестә балаларны ТАССРның, Татарстан Республикасының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының оешу тарихы белән таныштырдылар. Студентларга сайлау һәм сайлану конституцион хокукы турында да аңлаттылар.
Көллиятнең 15 студенты 8 сентябрьдә беренче тапкыр сайлауларда катнашачак.Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет Рәисе Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы алар белән очрашу теләген белдерде. Депутат белән очрашу дустанә мөнәсәбәтләрдә узды. Студентлар депутатка сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итте.