Билгеле булганча,Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы кече һәм урта эшмәкәрлек яңа эш урыннарынбулдыру өчен зур потенциалга ия, эшсезлек дәрәҗәсен һәм төбәктә социаль киеренкелекне киметергә, төрле дәрәҗәдәге бюджетка салым кертемнәре үсешенә ярдәм итә.
Бу уңайдан кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен имин шартлар тудыру республиканың социаль-икътисадый үсеше өстенлекләренең берсе булып тора.
Әлеге фактын истә тотып, Татарстан Росреестры да читтә калмый һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм юнәлешен үстерә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәлгәнче әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан әлеге категориягә керүче гарызнамә тапшыручыларга консультация бирү өчен түбәндәге адрес буенча махсус тәрәзә ачылды: Казан шәһәре, Авангардная ур., 74 нче йорт, 2 нче подъезд, 4 нче тәрәзә.
Консультацияләр уздыру вакыты - һәр сишәмбе 8 - 12 сәгатьләрдә. Бушлай юридик консультация алу өчен алдан 8 (843) 255-24-20 телефоны аша шалтыратырга кирәк.