ЮмартСишәмбе - төп максаты хәйриячелек культурасын үстерүдән гыйдарәт булган Бөтендөнья хәйриячелек көне.
5 сентябрьдән Минзәлә муниципаль районында берничә хәйриячелек акциясе старт алды. 5 сентябрьдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева "ЯПОШКА" кафесы ярдәме белән социаль хезмәтләр алучы инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия төшке ашын оештырдылар һәм уздырдылар.
Кафе персоналы балаларны бик җылы каршылады. МүЗәвык белән әзерләнгән мул табын - барысы да кешеләр өчен яратып әзерләнгән. төшке аш алдыннан Наталия Кудряшова килгән балаларны яңа уку елы башлкану белән котлады, әһркайсына сәламәтлек һәм укуда уңышлар теләде.
Тәмле төшке аштан соң иганәчеләр балаларга татлы бүләкләр өләштеләр.
Кунакчыл "яПОШКА" кафесы җитәкчелегенә һәм персоналга социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә шундый хәйрия ашлары өчен рәхмәт белдерәбез.