Бүген ТР премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Инвесторлар, агрофирма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда ул минзәләлеләрнең яхшы уңыш җыюына шатлануын белдерде.
Дөрестән дә, минзәләлеләр 120 мең сумнан артык ашлык суктырганнар. гектар көче югары - әлегә 30 центнердан артык, бу - Республика буенча 6 нчы күрсәткеч. Чәчүлек җирләренең күбесенә рапс (7 мең га) һәм шикәр чөгендере (5 мең га) чәчелгән булуга да карамастан, район игенчеләре 2008 елдагы рекордны кабатларга мөмкиннәр, ә бу - 200 мең тонна ашлык.
Очрашу барышында район башлыгы Айдар Салахов бүгенге көнгә бөртекле һәм бөртекле-кузакыл культураларның 725 мәйданында урып-җыюның төгәлләнүен белдерде, көзге чәчү технологик срокларда төгәлләнәчәк.Ул урып-җыюга комачау тудыручы факторларны да искәртте. Министрның минзәләлеләр белән аралашуы җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә узды. Марат Әхмәтов Республика буенча 4,5 млн тонна ашлык җыеп алырга плашлаштырылуын һәм бу саннарда минзәллеләрнең дә өлеше зур булуын белдерде.
Метеорологлар алдагы атнада яхшы һава торышы фаразлыйлар, игенчеләргә шушы вакыт аралыгында төп уңыш җыюны төгәлләү мөмкинлеге булачак.