5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында, татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып белү "Манзара" тапшыруы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең документларны эшкәртү бүлеге начальнигы Алмаз Арсланов телевизор караучыларга кабаттан торгызылган дача амнистиясенең кайсы обүектларгы кагылуын һәм күчемсез милекне электрон рәвештә теркәгәнче. нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак.
ТНВ телеканалында "Манзара" тапшыруын 6.00 сәгатьтә карагыз. Тапшыру "ТНВ-Планета" иярченле телевизион каналында 16.10 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.
Шулай ук шуны исегезгә төшерәбез, узган телеэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында, шулай ук (vk.com/rosreestr16) "ВК" социал төркемендә танышырга була.