Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә үзенчәлекле дата - Терроримзга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Фаҗигале дата Бесланда булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле. Террористлар мәктәпне камап алу нәтиҗәсендә 334 кешенең гомере өзелде, шуларның 186 сы - балалар.

Бу уңайдан Минзәлә муниципаль районында балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә чара уздыруылды.

Чара фикер алышулар аша узды, балалар үз уй-теләкләрен белдерделәр.Балаларның күпчелеге бер-берең турында ныграк белергә, халыклар арасындагы яхшы традицияләр һәм ышануларны ачыкларга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнергә, башка дин вәкилләренә мәрхәмәтле булырга кирәк дип уйлыйлар. Чарада катнашучылар террористик актлар корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әлеге фаҗигане кичергән кешеләргә карата кызгану, борчылу хисләре аларның йөзләрендә чагылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International