"С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры " ТАТКУЛЬТФЕСТ - 2019" яңа татар мәдәният халыкара фестивале кысаларында М.Башкировның "Салкын Кын" спектаклен күрсәтте. Ул Республика көнендә ачык һавада Казан Кремлендә узды.
Әйтергә кирәк. Минзәлә театры бу фестивалгә аерым махсус чакыру алды. Фестивальнең продюсеры Ильяс Гафаров әлеге спектакльне апрель аенда "Нәүрүз" фестивале кысаларында күрүен, аңа бик ошавын әйтте. Ул көн бик салкын булуга да карамастан,артистлар да, тамашачы да канәгать калды, чөнки безнең чыгыш вакытында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов узып бара иде, ул да туктап, берничә минут спектакльне карады.
Кремль эчендә, биш җыелмалы сәхнәдә төре чаралар узды. Һәркемнең яраткан артистын күрү, әдәби һәм театраль мәйданчыклардан узу мөмкинлеге бар иде.