Җәй - актив курорт чоры. Әлбәттә, кемнеңдер ялы шома, маҗараларсыз уза. Ләкин төрле күңелсез хәлләргә таручы туристлар да җитәрлек: җәрәхәт алалар, ризык белән агуланалар, экзотик җанварлар тешләвеннән зыян күрәләр. Әгәр дә алар "алдан салам җәеп" куймасалар, көтелмәгән проблемаларны чишү өчен сизелерлек чыгымнар түгәргә туры киләчәк. Экзотик илләргә чыгар алдыннан туристларга кайбер прививкалар ясарга киңәш итәләр, ләкин иминиятләүче аларны кире какса да, иминиятләнгән затның тормышына янаучы физик сәламәтлеккә көчле зыян килгәндә медицина хезмәтләре комплексы өчен түләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлегенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре чит илгә ялга чыкканда сәяхәтче иминият полисын алырга киңәш итәләр.