Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә илебездә Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган хәтер акциясе узды. 

Минзәлә районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталия Кудряшова тарафыннан Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган "Беслан фаҗигасе - безнең йөрәкләрдә" темасына социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар белән очрашу уздырылды.

Презентация ярдәмендә балалар 15 елга артка күченделәр, фотографияләрдә туганнарын югалткан кешеләрнең кайгысын үзләре аша кичерделәр, укытучыларның һәм спецназ хезмәткәрләренең каһарманлыгы турында белделәр.

Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International