Чит илдә ял итү - бик азлар гына моны булдыра ала. Россия гражданнарының 70% ы әлегә кадәр чит ил паспортын алмаган. Күп кенә россиялеләр иске сыналган ысул белән - җайга салынмаган көнкүрешле курортларда һәм ял базаларында "кыргыйларча" ял итә. Ләкин туган ил ярларында ял итү кайбер гражданнар өчен тагын да кыйммәткәрәк төшә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре туган илебезнең кайбер курортларына барырга теләгән туристлардан алына торган яңа салым турында аңлаталар.
2017 елның 29 июленнән "Кырым Республикасында, Алтай өлкәсендә, Краснодар өлкәсендә һәм Ставрополь өлкәсендә курорт инфраструктурасын үстерү буенча эксперимент уздыру турында" №214 Федераль закоын көченә кертелде, әмма курорт җыемын җыю 2018 елның 1 маеннан гамәлгә ашырыла. Димәк, Закон кабул ителү белән, дәүләт курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен ял итүчеләргә түләү бурычы куйды, туристлардан җыелган акчалар сүешкә сарыф ителәчәк.
Курорт җыемы турындагы закон Россиядә 1991 елдан 2004 елга кадәр чорда гамәлдә иде.Ул чакта аның күләме минималь хезмәт хакы күләменең 5%ын тәшкил итте, нәтиҗәле булмаган өчен әлеге законны юкка чыгардылар. Яңа җыемнар күләме анык билгеләнгән - ул 100 сумнан арта алмый.
Җыемнарның чынлыктагы суммасы сезонга карап түбәнәергә мөмкин.