Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата Россиядә 2005 елда, сугышчылар Беслан шәһәре мәктәпләренең берсен камап алган елдан билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә бик күп бала һәм хатын-кызлар һәлак булды.
Бу көнне Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы муниципаль бюджет киноучреждениесе методистлары белән бергә коррекция интернат-мәктәбе базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен "Синең сайлау, синең язмыш" исеме астында батырлык дәресе уздырдылар. Чара "балалар белән терроризм турында сөйләшүдән башланды. Алга таба балалар фильм карадылар, фикер алыштылар һәм һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.