Татарстан Росреестрында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә гамәлдә булган Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Әлеге утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары кадастр учеты һәм хокукларны теркәү буенча туктутып торулар санын кыскарту буенча максатчан күрсәткечләргә җитү өчен Идарәнең уңай тәҗрибәсе турында мәгълүмат алды.

Шулай ук элемтәнең электрон каналларын кулланып гариза бирүчеләр белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре дә яктыртылды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Бабич билгеләп үткәнчә, 2014 елдан бирле, Татарстан Росреестры Россия Федерациясе субъектлары өчен билгеләнгән күчемсез милек өлкәсендә Илкүләм рейтинг күрсәткечләренә ирешүдә актив катнаша. Идарә уздырган масштаблы эш нәтиҗәсендә хокукларны теркәү срогын 11 көннән 5 көнгә кыскарту мөмкинлеге туды, бер гариза буенча уртача мөрәҗәгать итүнең уртача саны - 4 тән 2 гә калды.

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы 2019 елның ноябренә билгеләнгән.

 

 

 

 

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International