"Чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында узды.
Бүген Минзәләнең Җиңү паркында Бесланда һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге теракт корбаннары истәлегенә митинг узды. Гаепсез корбаннарны искә алырга мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортында укучылар, шулай ук район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, районда мәктәп укучылары хәрәкәте кураторы Дина Елизарова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Хафизова. Акцияне уздыруда "Веста" күпфункцияле үзәк вәкилләре актив катнашты.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/v-menzelinske-pochtili-pamyat-pogibshikh-v-beslane