Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Минзәлә районында булды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Эшлекле сәфәр барышында ТРның хезмәт. мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова белән очрашты һәм районның социаль учреждениеләрендә булды.

"Тургай" социаль приютында, аннары "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә. картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Яшәү шартлары, министрлыкка караган социаль учреждениеләрдә туклану һәм хезмәт күрсәтү буенча персоналның эше белән таныштылар. "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә Эльмира Зарипова капиталь ремонт барышы, тернәкләнү узучылар өчен шартлар белән танышты.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булганнан соң хезмәт күрсәтүче персоналның эшенә зур бәя бирде. Биредә ул медицина хезмәте күрсәтү, туклану белән танышты.

Районның социаль учреңдениеләренә уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International