Наратлы Кичүдә авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә уздырылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары өчен әзерләнгән семинар-киңәшмә барышында җирле үзидарә мәсьәләләре каралды.

Башта семинарда катнашучылар Наратлы Кичүдә яшәүче Халит Минһаҗев (күркәләр үстерү белән шөгыльләнә) һәм Әнвәр Бикбаев (мөгезле эре терлек) хуҗалыклары белән таныштылар. 

Халит Минһаҗевның тормыш иптәше  Гайш ханы авыл җирлекләре башлыкларына һәм район җитәкчелеге вәкилләренә күркәләр асрау нечкәлекләрен, аларның нинди шартларда яшәвен сөйләде. Аның сүзләренчә, күркәләр үрчетү - табышлы эш, хәтта казлар үстерүдән дә файдалырак (әйтергә кирәк, Минһаҗевлар кошчылыкның бу төре белән дә шөгыльләнә). Әйтик, бер кило бәясе 350 сумга җитә, эшне дөрес оештырганда авыл халкына күп табыш китерергә сәләтле.

әнвәр бикбаев күп еллар мөгезле терлек үстерү белән шөгылҗләнә. Быел терлекләрнең баш саны 56 га җиткән. шуларның 23 е - савым сыерлары.

Быел ул малларын беренче тапкыр җәйге кардага чыгарган. Сөтне Табанаковка тапшыра, итне сату да җайга салынган. Җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм электр ңнергиясен үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә генә калган. чөнки генератордан файдаланырга кирәк.

Утырышның пленар өлеше Наратлы Кичү авыл клубында узды. Анда район башлыгы Айдар Сәлахов, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, районның финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева катнашты.

Районда авыл хуҗалыгында эшләргә, фермер булырга теләгән авыл халкына авыл хуҗалыгы кооперативларын формалаштыру, авыл халкына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре кузгатылды. Айдар Салахов авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләү белән кызыксынган кешеләрне табу зарурлыгын искәртте. Наратлы-Кичу авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Минһаҗев авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Марк Токарев авыл җирлекләре башлыкларын төрле деструктив агымнар таралмасын өчен үз җирлекләрендәге вәзгыятьне контрольдә тотарга чакырды.Ә Ландыш Кондратьеваның чыгышы үзара салым акчаларына авыл җирлекләрендә башкарылган  эшләргә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International