2 нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2 нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

Зур күләмдә катлаулы эш кыска срокларда башкарылды, проектны гамәлгә ашыруга 50 млн сумга якын акча сарыф ителде.

Белем көне уңаеннан тантаналы линейкага педагогик коллектив, мәктәпнең 576 укучысы һәм аларның ата-аналары катнашты. Укучыларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Айдар Салахов, ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев килде.

Кунакларбалаларга яхшы укуларын теләделәр. Азат Кыям улы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хатын укыды һәм мәктәп директоры Рөстәм Ялаев бүләкләр - волейбол туплары тапшырды. 

Бу көнне барысы да яңартылган мәктәпкә сөенеп кенә калмадылар, уку йортына икенче тормыш бүләк иткән төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Айдар Фәслахович төзүчеләргә мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары бүләк итте.

Барысыннан да ныграк беренче сыйныфка килүчеләр сөенде. Пөхтә итеп киенгән укучылар үз тормышларында беренче линейкада басып тордылар. 74 беренче сыйныф укучысының барысының да кулларында чәчәк бәйләмнәре иде.

Беренче кыңгырау бирү вакыты да җитте. Бу мактаулы хокук 11 сыйныф укучысы Ландыш Мөхәммәтҗановага һәм 1 сыйныф укучысы Вильдан Ялаевка бирелде.

Тантаналы линейкадан соң Айдар Салахов һәм Азат Хәмәев мәктәп бинасын карадылар, мәктәп укучыларына яңартылган кабинетларда укуы бик күңелле булачагын искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International