Минзәлә районы Башлыгы Айдар Салаховның Белем көне белән котлавы.

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Кадерле педагоглар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Котлыйм Сезне Белем көне, яңа уку елы башланган көн белән!

Бу иң якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннар өчендә кадерле, яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына  юл ача.

Бу белем дөньясына беренче адымнарын ясаучы балалар өчен аеруча көтеп алынган бәйрәм, чөнки алар бөтенләй яңа, әле таныш булмаган, әмма якты һәм бай тормышка керәләр. Чыгарылыш укучылары өчен - һөнәр сайлауны билгеләүче  ел, мөстәкыйль өлкәннәр тормышы алдында йомгаклау этабы. 

Бк беренче курста укучылар өчен дә истәлекле. Сезнең талант, энергия, инициативалылык тормышта үз юлыгызны табарга ярдәм итсен.
Хөрмәтле педагоглар, сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм мәрхәмәтле укучылар булуын телибез, ә укучыларның һәм студентларның ата-аналарына - балалрын мөмкин кадәр ешрак шатландыруларын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы,

Айдар Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International