Минзәләдә Татарстан Республикасы көне узды.

2019 елның 30 августы, җомга

30 августта - Татарстан Республикасы көне. Зур һәм якты бәйрәм безнең шәһәрдә дә узды.

Бу чын мәгънәсендә гомуми дуслык, сәламәтлек, күңел ачу һәм бәхет бәйрәме төрле иҗади коллективларны җыйды.

Татарстан! Чәчәк атучы җир!

Һәр яңа таңың бәхетле булсын!

Минзәләдә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү шундый юллардан башланды.

Сәламләүдән соң, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов бүләкләү тантанасын башлап җибәрде.

Шәһәрнең мактаулы гражданины Мильчаков Владиленин Николаевичка күпъеллык хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстергән өчен "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан иң яхшы "Минем шәһәрем, минем Республикам!" видео-котлавына конкурс игълан ителгән иде.Тавыш бирү төгәлләнгәч, IT-белгечләр анализ ясадылар һәм бот эшләгәнлеген, тавышларны ясалма рәвештә арттыру программасы эшләве ачыкланды. Шуның өчен комиссия барлык нәтиҗәләрне юкка чыгарды. Тавыш санын арттыру программасын конкурсантлар үзләре дә, интернет-хулиганнар да куя ала.

Шуңа бәйле рәвештә комиссия түбәндәге нәтиҗәләр чыгарды.

1. "Бәйрәм белән, Татарстан!" - "Мөшеге чишмәләре" - Әтрәкле авыл җирлегенең "Сердәш" фольклор төркемнәре.Соловьёв Арсений – ученик 6 «В» класса СОШ№1.

  1. МБОУ «Гимназия» г.Мензелинска.Минзәлә "Гимназия"се.

"Минзәлә ... күзлегеннән" фотографияләр конкурсы җиңүчеләре:

"Дөньяда моннан да матур як юк" номинациясендә - Әхмәдуллина Гүзәлия Ахатовна «Кояш баешы» эше белән;

"Минзәләнең бәхетле йөзләре" номинациясендә - «Бәхетле әби» Фаррахова Алина Ильясовна;

"Безнең урамда да бәйрәм булыр номинациясендә "Йорт урамны бизи - урам шәһәрне бизи" -  Волощенко Надежда Константиновна;

«Көтелмәгән ракурс» номинациясендә - «Ишетәсеңме, хуҗабикә, сиңа сөйлим"  Новикова Галина Леонидовна;

«Сәнгати караш» - «Яраткан урын»  - Закиров Азат Илгиз улы.

Гыйльфанова Роза Надис кызы – җиңүче, Гран-при дипломына лаек булды, аңа "Минзәлә " - "Мензеля" газетасына еллык подписка белән "ТАТМЕДИА" филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев тарафыннан бүләкләнде.

Республика көненә "Игелекле эшләр территориясе" - "Чәчәк ат, Татарстаным!" шәһәрдә иң төзек урын конкурсында җиңүчеләр: 

"Минзәлә районы Коммуналь челтәрләр" АҖ - шәһәрнең тышкы бизәлеше өчен; 

Бәйрәм якты салют белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International