Танылган татар язучылары - кунакта

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"на танылган  язучылар, журналистлар, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре килде.

Әлеге чара биредә яшәүчеләрнең кәефен күтәрү, сәламәт яшәү рәвеше озынлыгын арттыру өчен "Демография" илкүләм проекты кысаларында уздырылды.

Социаль хезмәтләр алучылар өчен алар әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.

Үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, баянга җыр башкардылар. Әбиләр, бабайлар кушылып җырладылар, биеделәр. Чара ахырында мактаулы кунаклар барысына да китаплар, журналлар өлштеләр, озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

http://menzela.ru/news/novosti/v-gostyakh-izvestnye-tatarskie-pisateli

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International