Минзәлә районында чәчүнең өчтән бере тәмам.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Мензелинские зори" игенчеләре уңым чәчүне 77,4 процентка тәмамлады, якындагы өч көндә чәчү тәмамланачак.

Уҗымга туфрак әзерләү дәвам итә, бу эш 9265 гектарда башкарылган, бу планның 68 проценты дигән сүз. Район кырларыда һава шартлары яхшы тора һәм уҗым культураларын чәчү өчен туфрак та яхшы.

Район буенча уҗым бодае 4117 гектарда туфракка кертелгән. Уҗым бодаен "Әнәк" агрофирмасы 472 гктарда, "Органик Групп" ҖЧҖ - 525 гектарда,  "Мензелинские зори" агрофирмасы - 3020 гектарда чәчтеләр. Район буенча уҗым культураларын чәчүнең өчтән бере төгәлләнде. Сөрелергә тиешле кырлар 6626 гектарда эшкәртелгән ( барлыгы - 61970 гектар.

 

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-menzelinskom-rayone-sev-zavershen-na-tret

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International