Күчемсез милек өлкәсендәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәвен уздыру мәсьәләләре буенча "Кайнар телефон элемтәсе" уздырылды.
Казанда гражданнарның сорауларына электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәвен уздыру бүлеге начальнигы Илсия Казакова җавап бирде.
- Электрон рәвештә дәүләт теркәвен уздыру өчен Росреестрга өстәмә гариза бирергә кирәк дип ишеттек? Бу гариза нәрсә турында?
- Дөрестән дә, 2019 елның 13 августыннан күчемсез милек объекты хуҗасының цифрлы электрон имзасын кулланып, аны законсыз тартып алудан күчемсез милекне яклауга юнәлтелгән федераль закон көченә керде. Гаризаны КФҮ аша һәм почта аша теркәүче органга җибәрү юлы белән бирергә була.
Фатирны сатабыз, сату-алу килешенүенә документларны банк электрон рәвештә бирә. Сату-алу килешүен электрон рәвештә уздыру мөмкинлеге турында безгә гариза бирергә кирәкме?
Электрон цифрлы имза куелган документлар нигезендә хокукларга теркәү уздыру мөмкинлеге турында язма хокукларны теркәү органы һәм кредит оешмасыныңмәгълүмати технологияләр кулланып үзара бәйләнешен кулланылганда таләп ителми.
Шул рәвешле, сезнең очракта, электрон документлар формасында күчемсез милек белән сату-алу килешүен уздыру мөмкинлеге турында гариза бирү таләп ителми.