Яшьләрне терроризм күренешләреннән сакларга

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 28 августта, Минзәлә муниципаль район Советының утырышлар залында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева рәислегендә терроризм һәм экстремизмны булдырмау буенча мәгълүмати-пропаганда төркеме утырышы узды.

Утырышта "Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында чаралар планы каралды.  Уздырылган чаралар максаты - Минзәлә районы халкына терроризмның тискәре асылын һәм аның җәмгыять өчен куркыныч булуын аңлату. яшьләрнең игътибарын җәлеп итү.
Айлык кысаларында барлыгы 30 профилактик чара узачак. Болар - хокук саклау органнары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, батырлык дәресләре, тематик линейкалар, флешмоблар, квестлар, акцияләр, листовкалар һәм памяткалар өләшү, хезмәт коллективлары белән профилактик әңгәмәләр, кион күрсәтү, китап күргәзмәләре оештыру. 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/uberech-molodezh-ot-proyavleniy-terrorizma

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International