Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан "Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" ДАСЯИ социаль эш буенча белгече Ландыш Фәттахова "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән берлектә интернат-йортның аз хәрәкәтләнүче социаль ярдәм алучылар өчен арт-терапия социаль технологиясе буенча дәрес уздырды.
Әлеге чара буыннар арасында ныклы элемтә булдыру өчен "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Өлкән яшьтәге аз хәрәкәт итүче гражданнар пластилиннан картиналар ясадылар, тематика - татар милли бизәкләре.
Эш барышында өлкәннәр балалар белән аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.Социаль хезмәтләр алучы Гринев Василий, Шәмсетдинов Дияз, Нуриев Нәҗметдин балачак, яшьлек чорларын искә алдылар.
Чара ахырында өлкәннәр балаларга имин уку елы, планнарының чынга ашуын теләделәр.