15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Чиста яр буе" экологик акциясен уздыруны оештыра. Аның максаты - елга һәм сулыкларның яр буйларында санитар тәртип урнаштыру һәм шул халәттә тоту, гражданнарның табигатькә карата сак карашын һәм иҗтимагый активлыгын үстерү.
Туганы якның экологик хәленә битараф булмаган гражданнарны әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.