Начар метеорологик күренешләр: 29 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 17 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан, төньяктан көчле җил көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 7-12, урыны белән кискен - 16 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +4..+6º, көндез максималь һава температурасы +12..+14º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән аз гына яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 7-12, урыны белән кискен - 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +2..+7º, көндез максималь һава температурасы +10..+15º.