Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында төзелеш һәм башка калдыкларны түгү факты буенча тикшерү уздыра

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе тарафыннан мөрәҗәгатьне тикшерү барышында бернинди гамәл кылмау һәм 02.05.2006 елдагы "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы №59-ФЗ Федераль законның бозылу факты ачыкланган.

Башкарма комитетның 21.06.2019 елдагы №1305 карары нигезендә 16:49:012106, 16:49:012105 кадастр номерлы кишәрлекләрдә, шул исәптән авария хәлендәге йортларны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш һәм инерт материалларны түгү, өеп кую урыны билгеләнгән.

Шул ук вакытта, турыдан тикшерү әлеге кишәрлектә калдыкларның 1 гектарга якын мәйданда, туфракта өелүен ачыклаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International