Минзәлә муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы Айдар Салахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Утырышта хакимият бүлекләренең начальниклары һәм белгечләре, оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Кәримов Марат Ришат улы "Мензелинский" май-сыр заводы ҖЧҖ директоры итеп билгеләнде.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Шәһәр кызы - Россия кызы" мактаулы исеме иясе, Свердлау өлкә үзәгенең башкорт һәм татар мәдәнияты "Мирас" Төбәк милли иҗтимагый оешмасы рәисе Элиза Сафиуллина Алпавыт кызы безнең шәһәргә килепрайон башлыгы Айдар Салаховка, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевка, "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриевка, район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахмановага Минзәлә делегациясенең Екатеринбург Федераль Сабантуенда катнашканы өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгы Айдар Салахов "Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау" һәм "Гаилә, ана, ата һәм балачак" номинациясендә грант иясе булган 10 нчы "Чишмә" балалар бакчасы мөдире Светлана Киреевага дипломнар тапшырды.

 

"Агымдагы елның 7 ае эчендә районда гаилә-демография ситуациясе турында" доклад белән Минзәлә муниципаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International