Августта Татарстан Республикасы башкаласы «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча беренче тапкыр 45 нче дөнья чемпионатын кабул итте. Чемпионатта дөньяның 63 иленнән 1600 яшь профессионаллар катнашачак. Яшь профессионаллар сайланган компетенция буенча медаль яулау мөмкинлеге өчен көч сынашачаклар. Беренче тапкыр төп чемпионат кысаларында 10-17 яшьлек мәктәп укучылары арасында WorldSkills Juniors дөнья чемпионаты узачак.
Минзәлә муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге дә читтә калмады һәм чемпионат экскурсиясендә катнашты.
Шигапова Анастасия һәм Исмәгыйлов Нияз социаль эш буенча белгечләр белән бергә производствоның төрле өлкәләрендә 56 компетенция буенча ярышларны - столяр эшеннән - флористикага, парикмахер сәнгатеннән - электроникага, кузов ремонтыннан - икмәк пешерүгәчә - барысын да кызыксынып күзәттеләр.