"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясе инициативасы буенча уздырыла. Безнең район да бу акциядән читтә калмый. Бу уку елында 397 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керә. Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 93 балага уку әсбаплары салынган букчалар бүләк иттеләр.
Булачак беренче сыйныф укучыларын котларга ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин. район башлыгы. "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе сәркатибе Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Район һәм шәһәр Советлары депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары. прдеприятие һәм учреждение җитәкчеләре килгән иде. Балалар һәм кунаклар өчен яңа гына ачылган балалар бакчасында бәйрәм тамашасы күрсәтелде.
Гөлнара Ганиева:
– Улыбыз Әмир 2 нче урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга бара. Бүгенге көндә ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә баланы мәктәпкә җыю авыр. Улыбызны мәктәпкә әзерләргә 13 мең сум акча сарыф ителде. акциядә катнашырбыз дип уйламаган да идек. Безне көтмәгәндә чакырдылар, шундый акция турында аңлаттылар. Бу безнең өчен зур сюрприз булды, әлбәттә. Кирәкле әйберләр салынган авыр гына портфель бүләк иттеләр. Мондый хәйрия акциясенә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт.
Галия Самаркина:
– Мәктәпкә әзерлек – баласы булган һәр гаилә өчен проблемалы, күп чыгым сорый. Оныгыбыз беренче сыйныфка кадет мәктәбенә бара. Аңа уку әсбаплары салынган букча бүләк иттеләр. бу - зур бүләк. Бик сөендек, өйгә кайтып, букчадагы әйберләрне карагач, ул әле тагын да ныграк шатланачак.
Саннар
Бу юлы әлеге акция кысаларында 93 беренче сыйныф укучысы букчалы булды. 26 букчаны иганәчеләр бүләк иткән. монна тыш 175 мең сум күләмендә акчалата ярдәм керде. Акция дәвам итә.