“Балачак” исемле яңа балалар бакчасы шәһәрнең яңа микрорайонында –торак төзелеше кызу темплар белән баручы Юбилейная урамында урнашкан. Мондагы бакча төзелеше шәһәр инфраструктурасына да йогынты ясады. Шәһәрнең көнчыгыш ягыннан балалар бакчасына илтүче юлларга асфальт җәелде, тротуарлар булдырылды.
Нәниләрнең, аларның әти-әниләренең, бакча коллективының шатлыкларын уртаклашырга дип килгән кунаклар арасындаТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Айдар Салахов һ.б.лар бар иде.
Айдар Салахов, район башлыгы:
–Бүген балалар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән көтеп алган үзенчәлекле һәм шатлыклы көн – яңа балалар бакчасын ачабыз. Соңгы биш ел эчендә районыбызда дистәгә якын балалар бакчасына капремонт ясалды, яңа икенче бакча төзелде. Моның өчен без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә, шулай ук төзүчеләргә рәхмәтле. Без үзебезнең якты, ышанычлы киләчәк өчен балаларыбызга бөтен шартларны да тудырырга тиешбез. Яңа һәм заманча балалар бакчалары төзелү шуның бер дәлиле. Әлеге бина иң яхшыларның яхшысы, анда тәрбияләнүче балалар да иң яхшылардан яхшы тәрбия һәм белем алырлар дип ышанабыз. Педагогия көллияте белән берлектә, яңа инновацион программалар тормышка ашырыла башлады, иң беренче чиратта ул яңа балалар бакчаларында кертеләчәк.
Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты:
Тантана барышында бер төркем төзүчеләргә район башлыгы Айдар Салахов исеменнән Рәхмәт хатлары, яңа балалар бакчасын котлап, җиһазлар алу өчен бакча мөдире Екатерина Голяковага сертификат тапшырылды.
Екатерина Голякова, “Балачак” балалар бакчасы мөдире:
–Безнең бакчада балалар өчен алты төркем булдырылган. Биредә балаларның физик һәм психологик саулыгын ныгыту өчен бөтен шартлар бар: уңайлы группалар, куркынычсыз җиһазлар һәм уенчыклар, музыка һәм физкультура заллары, логопед-психолог кабинетлары, психологик киеренкелектән чыгу кабинеты. Бакча территориясендә заман таләпләренә туры килүче уен мәйданчыклары. Өлкән төркемнәрдәге группаларда легоконструкторлык һәм робототехника өчен шартлар тудырылган. Иң мөһиме – бездә югары квалификацияле белгечләр эшли. Алар балаларны полилингваль программа буенча татар, рус, инглиз телләренә укытачаклар, – диде ул үзенең чыгышында.
Гөлназ Николаева:
–Барлык әти-әниләр исеменнән яңа балалар бакчасы өчен республика хөкүмәтенә, район һәм шәһәр җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар бакчасы бик матур, бүлмәләр иркен, якты, уңайлы, яңа җиһазлар һәм уенчыклар белән җиһазланган. Без шуңа шатланабыз– балаларыбыз шушындый уңайлы шартларда һәм яңа җиһазландырылган бакчада яңа белемнәр тупларлар һәм тәрбия алырлар. Бу балаларыбызга зур бүләк!
Безнең өстәмә
Бүгенге көндә Минзәлә районында 33 балалар бакчасы исәпләнә. Аларда 1300дән күбрәк бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларына чиратта 280 бала тора.