WorldSkills стнадартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатының тантаналы ачылышы бүген, 22 августта, Казан шәһәренең "Казань Арена" стадионында узачак. Составында 50 дән артык кеше булган Минзәлә муниципаль районы делегациясе дә әлеге тантанада катнашачак.
"Игелек миссиясе" мәдәният волонтерлары "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан делегация әгъзаларына өч төсле тасмалар бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә мөһим халыкара вакыйга - WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче чемпионат Кзанда 22-27 августта Казанда узачак.
Анда 63 ил һәм төбәктән 1300 конкурсант катнашачак. алар 56 компетенциядә ярышачак.