"Пертра" җыелмасы белән эш

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында "Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы аз мобильле өлкәннәр белән "Пертра" тернәкләндерү җиһазында шөгыльләнәләр.

Өлкәннәр әлеге шөгыль дәресләрендә вак моториканы кабаттан торгызалар, эшкә яраклылык арта. "Пертра" җыелмасы белән эш тактиль тоемлауны киңәйтә, игътибарны арттыруга, күрү, тактиль һәм кинестетик хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.

.

http://menzela.ru/news/novosti/rabota-s-naborom-pertra

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International