Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Коноваловка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз мөрәҗәгатьләрен күчмә кабул итү пунктында калдырдылар.

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең чираттагы күчмә кабул итү пункты  Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Коноваловка авылларында эшләде.

Шул рәвешле, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрнең "Бердәм Россия" партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерү һәм теләкләр әйтү, үз тәкъдимнәрен һәм идеяләрен кертү мөмкинлеге бирелде.

Күчмә пунктка мөрәҗәгать итүчеләр арасында иң күбе Югары Тәкермән авыл җирлегендә булды. Шәхсән аларны гына түгел, җирлек халкын борчыган мәсьәләләр буенча йөкләмләрне 8 кеше калдырды, Хуҗәмәттә - 4, Коноваловкада - 5 кеше.

Авыл халкы мөрәҗәгатьләрен "Бердәм Россия" партиясе волонтерлары җыйды. "Минем депутат" сервисы аша һәркем партиянең теләсә кайсы кандидатурасына сорау бирә, партия программасы буенча тәкъдимнәрен кертә ала. Бу халык белән эшләүне тизәйтергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Безнең өстәмә

Татарстанда гамәлдә булган башка партияләр һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә халык белән үзара аралашу мөмкинлекләреннән файдаланалар. әйтик, КПРФның республика бүлекчәсендә журналистларга партиядә агитациянең иң популяр агитация формасы - потенциал сайлаучылар белән аралашу - кулланылуын әйттеләр. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдәһәм башка интернет-мәйданчыкларда үзара аралашу турында да онытмыйлар. 

Акцент

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр республикада граданнарны 650 тапкыр кабул итәчәкләр. Дүшәмбе. сишәмбедән башка эш графигы нигезендә 9-18 сәгатьләрдә. Алдан язылу таләп ителми.

Эшнең беренче ике атнасында 1500 мөрәҗәгать кабул ителде.  "Бердәм Россия"нең сайлаучылар йөкләмәләре белән эшләү тәҗрибәсе бар.

.http://menzela.ru/news/tema-dnya/zhiteli-verkhnetakermenskogo-kuzembetevskogo-konovalovskogo-selskikh-poseleniy-ostavili-svoi-obrashcheniya-na-vyezdnom-priemnom-punkte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International