Район кырларында эшләүче 61 комбайнчы арасында "Мензелинские зори" агрофирмасы комбайнчысы Фәвәдис Салихов икенче урында бара.
Урак башланган көннән башлап 19 көн эшләгәннән соң, ул "Тукано 450" комбайнында 22 августка 15210 центнер ашлык суктырды һәм шушы көннәрдә район башлыгы Айдар Салаховның 5 мең сумлык премиясен алачак. Шушы ук агрофирмадан Илсур Гайфиев, 1980 тонна ашлык суктырып, беренчелекне беркемгә дә бирми. Районның барлык агрофирмаларында һәм хуҗалыкларында урып-җыю комплексы хезмәтчәннәрен стимуллаштыру буенча чаралар каралган.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/segodnyashniy-batyr-poley