Татарстанда кадастр бәясен уздыру турында

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда бәя бирү эшчәнлеге турындагы законнан (аның нигезендә кадастр бәясе бәйсез бәя бирүчеләр тарафыннан билгеләнә иде) дәүләт кадастр бәясе турындагы законга күчү чоры дәвам итә. Соңгысы нигезендә кадастр бәясе РФ субъекты каршында махсус булдырылган дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 нче елда "Дәүләт кадастр бәясе үзәге" ДБУ булдырылды. 

Яңалыклар күчемсез милеккә дәүләт кадастр бәясен билгеләүне камилләштерүгә  һәм аны уздыруның һәр этабындагы процедураларга бәйле үтә күренмәлекне күтәрүгә юнәлтелгән.

Яңа нормаларны куллану күчемсез милек базарына өзлексез мониторинг һәм анализ ясауны, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны үзвакытында төзәтүне тәэмин итәргә , шулай ук Дәүләт кадастр бәясен билгеләүне уздырганда бердәм методологик стандартларны иңдерергә һәм үстерергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының директор урынбасары Антон Самойлов аңлатуынча. яңа кагыйдәләргә күчкәндә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарны төзәтү күчемсез милекнең урнашу урыны буенча бюджет учреңдениесенә мөрәҗәгать итү аша гамәлгә ашырыла.

Гомумән алганда. күчемсез милекнең төрле объектлары буенча дәүләт кадастр бәясе илнең 65 төбәгендә уздырыла.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милеккә кадастр бәясен билгеләү бүлеге начальнигы Алсу Сабирҗанова шәрехләвенчә, Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елда су фонды, урман фонды җирләренә, аеруча саклана торган террторияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәясен билгеләү уздырыла.

Моңа кадәр, 2018 елда авыл хуҗалыгы биләмәләре булган җирләргә кадастр бәясе уздырылган булса, 2019 елда сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә бәя биреләчәк.

+8 843 255 25 10

 8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International