Ут - кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле, табигатьнең иң зур могҗизасы булып тора.
Әмма кеше күзәтчелегеннән читкә чыгып, ул янгына әверелә. Янгыннан качу, аны кисәтү өчен нишләргә?
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү. янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне гамәлгә ашыру кысаларында, Балалар һәм үсемрләр өчен тернәкләндерү үзәгендә АФК инструкторы Розалия Һадиева тарафыннан "Яш янгын сүндерүчеләр" спорт-тематик чарасы уздырылды.
Чарага районара бүлек начальнигы, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча баш дәүләт инспекторы Альберт Тимерханов чакырылган иде.
Альберт Фларитович балалар белән әңгәмә барышында өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен. янгын килеп чыгу сәбәпләрен искәртте.
Теоретик өлештән соң тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр.