6 сентябрьгә кадәр ТР Яшьләр министрлыгы командасы республиканың барлык районнары буйлап йөреп, 14-30 яшьлекләрнең нәрсә теләүләрен беләчәк.
Бару максаты – 14-30 яшьлекләрне үз муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте үсеше темасына ачык дискуссиягә чакыру.
Һәр үсмер үз идеясен тәкъдим итәргә мөмкин.
Кичә, 20 августта, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы автобусы Минзәләдә, М.Җәлил исемендәге паркта булдылар.
ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин яшьләрнең сорауларына җавап бирделәр һәм тәкъдимнәрне тыңладылар.
Сораулар төрле иде, гомумән алганда, аларның күбесе районыбызның үсешенә турыдан-туры кагыла.
Сораулар районда яшьләрне торак белән тәэмин итү, аларны киләчәктә урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында укытуга да кагылды.
Дискотекаларны даими уздыру, ММА буенча спорт секцияләрен оештыру, скейтбордчылар. веосипедчылар өчен уңай шартлар тудыру тәкъдимнәре дә яңгырады.
Очрашудан соң бизәлгән автобус Зәй шәһәренә юл тотты.