Минзәләлеләр уртача уңыш буенча өченче урында.

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Район буенча уртача уңыш гектардан 43,2 центнер тәшкил итә.

"Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә уҗым бодае 400 гектарда һәм "Мензелинские зори" агрофирмасында 600 гктарда чәчелгән. Уҗымнар өчен туфрак эшкәртү дәвам итә. бу эш 13200 гектарда башкарылган.

Һәр гектардан чыккан уңыш буенча районыбыз игенчеләре Зәй һәм Тукай районнарыннан калышып, өченче урында баралар. Район буенча игеннәрнең 28,1 проценты суктырылган. "Калморза" зуҗалыгы игенчеләре уҗым бодаен 1100 гектарда, борчакны - 390 гектарда суктырдылар, 940 гектар арпаның 140 гектары сугылган, арпа уңышы 50 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалыкта игеннәрнең 37,9 проценты суктырылган.

"Әнәк" агрофирмасы уҗым бодаен 510 гектарда һәм 142 гектарда арыш җыеп алды. Район буенча иң югары уңыш "Мензелинские зори" агрофирмасында - уҗым бодае уртача 53,3 центнер уңыш бирә, бу хуҗалыкта уҗым бодае 4774 гектарның 3046 гектарында суктырылган.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/menzelintsy-na-tretem-meste-po-sredney-urozhaynosti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International