Бүген район башлыгы Айдар Салахов комбайнчылар арасындагы ярыш положениесы нигезендә 1300 әр тонна ашлык суктырып алган "Мензелинские зори" агрофирмасы комбайнчылары Илсур Гайфиевка һәм Илнар Билаловка премия тапшырды.
Кояшлы көннәрдә комбайнчылар үз бункерларыннан 1000 әр тонна ашлык бушаталар. Шуңа күрә Илсурның 1631 тоннасы тиз көннәрдә 2000 тоннага җитәчәк. Аның белән бер басуда эшләгән тагын 15 комбайнчы хезмәттәшләренең үрнәгенә ияреп алны-ялны белмичә кичке чык төшкәнче басудан кайтмыйлар.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/kyr-batyrlaryna-rayon-bashlygy-premiyase-tapshyryldy